Элвин Грей «Башкорт хуҗабикәсе»нә эчкечелек белән мавыгуы турында сөйләгән
![Элвин Грей «Башкорт хуҗабикәсе»нә эчкечелек белән мавыгуы турында сөйләгән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/6/5/f028da22cdc3cb3fdca622984cc5144a.jpg)
Элвин Грей «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың «Йолдыз белән бер көн» проектында төшкән.
Блогер белән аралашканда Элвин Грей моннан ике ел элек иҗатының сүрелеп торуы һәм моны сәбәбе эчкечелек белән мавыгу икәнлеген ачыктан-ачык сөйләгән.
«Ике ел элек карьераңда «спад» булды. Ни өчен? Депрессиядә булдыңмы?» – дип сорау бирә җырчыга Миләүшә.
«Загулял», - дип җавап кайтара аңа Радик.
«Загулял? Дуслар, минем интервьюда Радик бу сорауга дөрес җавап биргән бердәнбер артист. Синең алкоголь белән пролемалар бармыни?»
«Бар, ә кемнең юк ул? Ул вакытта башка җыр яза, концертлар эшли, яши алмаячакмын дип уйладым. Өйдә диванда, берни эшләмичә түшәмгә карап утыра идем. Шулай кайгырып бер ел узып китте, ике ел…
Аны каравы, мин ул вакытта кемнең кем икәнен белдем. Кемдер миңа арты белән борылды, кемдер янәшәмдә калды. Кыен чагымда ташлаучылар булды. Барысы да җайлангач, алар кире килделәр, ләкин мин кемнең кем икәнен белә идем инде», - дип сөйләгән бу хакта Элвин Грей.